Әлмәттә республика конкурсының төбәк туры узды
"Нефтьче" Мәдәният сараенда вокаль ансамбльләрнең һәм ялгыз башкаручыларның төбәк туры булып үтте.
Анда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Ютазы районнары, Актүбә һәм Карабаш бистәсенең җыр-музыка осталары катнашты. Чыгышларга КГУГИ доценты Александра Самойлова, республиканың традицион мәдәният үсеше үзәге баш белгече Фәридә Кислякова һәм белгеч Лилия Муратова составындагы жюри бәя бирде. Бәйгедә безнең районның "Гармония", "Жаворонушки", "Русское раздолье", "Околица" ансамбльләре, солистлар Людмила Кувшинова (Кичү), Лариса Малюткина (Бута), Олеся Елистратова ("Нефтьче" Мәдәният сарае) катнаштылар. Бәйге нәтиҗәләре быелның апрель азагында игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа