Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Туфан Миңнуллин турында документаль фильм күрсәтеләчәк

Бүген ТР Дәүләт Советында "Туфан - Туфан инде ул" дип исемләнгән документаль фильмы тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, бөек татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты 2012 елда бакыйлыкка күчте.

Фильмның сценарий авторы - Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь һәм язучы Рәзил Вәлиев. Режиссеры - ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров.

Анда Миңнуллин турында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә үзенең хатирәләре белән уртаклаша: "Аның һәрвакыт үз фикере бар иде, бәреп әйтә иде". Президент Рөстәм Миңнеханов аның "юл куючан" булуын һәм халык, республика турында борчылып яшәгәнен искәртә.

Казанда премьера 24 апрельдә "Мир" кинотеатрында 16.00 сәгатьтә булачак. Соңрак фильм Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагы районында, Түбән Камада, Әлмәттә күрсәтеләчәк. Башка районнарда да күрсәтелү ихтималы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса