Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә төп Яңа ел чыршысын ачтылар

Шимбә көнне «Нефтьче» Мәдәният сарае янындагы мәйданда төп чыршыны ачу тантанасы булды

Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында мәйданда театраль тамаша күрсәтелде: үзешчән коллективлар чыгыш ясады, бәйрәм фейерверкы гөрләде, ә финалда әлмәтлеләр өчен дискотека оештырылды.

Мәйдан бер әкияти Яңа ел шәһәрчегенә әверелде диярсең. Балалар, ата-аналар белән бергә, уен мәйданчыкларында күңел ачты, тауларда шудылар.Бәйрәм кунаклары шулай ук «Яшел лабиринт» аша узып, Кыш бабай  резиденциясендә дә кунак булдылар. Биредә алар  Кыш бабай белән фотога төшеп, теләкләр  теләде.

Шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Тимур Нагуманов котлады. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, узып баручы елда күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, ә яңа елда ул хыялларның чынга ашуын теләде.

Шәһәрне бизәүгә «Татнефть» компаниясе дә зур өлеш кертте.  Компаниянең генераль директоры исеменнән шәһәр халкын кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев котлады.

Төп  чыршыны исә бәйрәм программасының кульминация мизгелендә кабыздылар.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса