Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә төбәк рәссамнарының “Арт-Сабантуй-2014” бәйгесе старт алды

Бу чараның төп үзенчәлеге шул - картиналар өчен тамашачылар тавыш бирә һәм җиңүче алар ихтыяры белән билгеләнә.


"Арт-сабантуй" күргәзмә-бәйгесен Картиналар галереясы беренче тапкыр былтыр уздырган иде. Чараның уңышы ачык күренде ул вакытта. Былтыр Әлмәт рәссамнары картиналары өчен 11 меңгә якын кеше тавыш биргән. Чагыштыру өчен картиналар галереясына елына 13 мең кеше килә. Шуңа күрә меценатлар әлеге бәйгене быел да дәвам итәргә уйлаган. Тамашачы каравына 23 авторның 30 картинасы куелган. Тик авторлар исеме яшерелгән. Тамашачы ошый-ошамый принцибыннан чыгып тавыш бирә. Танылган исем, дәрәҗә бу очракта тавыш бирүгә йогынты ясый алмый. Узган елгысыннан аермалы буларак, быелгы бәйгедә катнашучыларның географиясе киңрәк. Әлмәтлеләр белән беррәттән Казан, Чаллы, Чистай, Зәй, Лениногорски рәссамнары да катнаша. Тагын бер аермалыгы - былтыр эчтәлек ирекле булса, быелгысына "Кеше тормышында атлар" һәм "Балачак иле" темаларына язылган әсәрләрен тәкъдим иткәннәр. Тагын бер аермасы - приз фонды 150 мең сумнан 300 мең сумга арткан. Иң күп тавыш җыйган картина авторы 120 мең сумга ия булачак. Икенче дәрәҗә диплом иясенә 100, өченче урынга 80 мең сум тапшырылачак. Күчмә күргәзмә шәһәрнең 7 объектында: драма театры, 25 мәктәп, нефть институты, "Понарама" сәүдә-күңел ачу үзәге, "Нефтьче" мәдәният йорты, медсанчасть һәм политехника техникумында булачак. Картиналар һәр объектта 3 әр көн тора. Бәйгегә куелган картиналарның берсе "Заноза" - "Шырпы" дип атала.
- Әлеге картинаны күргән һәркем елмаймы калмый, ә елмаю - ул савыгуга бер адым,- ди картиналар галереясы директоры Роза Минабетдинова. - Димәк, күргәзмәнең медсанчастьтә кунак булуы очраклы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса