Әлмәттә танылган композитор Рәис Нәгыймовны искә алдылар [+фото, +видео]
Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 33 ел буе 1 нче балалар музыка мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе булган Рәис Нәгыймовның арабыздан китүенә дә бер ел.
Мәңгегә хушлашса да, ул рухы, җырлары, үзеннән соң калдырган якты эзе белән хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары, шәкертләре, Әлмәт халкы күңелендә. Әнә, музыка көллиятендә аның истәлегенә дүшәмбе көнне оештырылган кичәгә дә кемнәр генә килмәгән.
Кичәнең 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучыларыннан торган инструменталь ансамбль чыгышы белән башлануы юкка булмады. Ансамбль оештыру композиторның якты хыялы була. Яшьрәк чагында ул үзе дә анда уйный. Репертуарында төрле халыкларның көйләре булган ансамбль яшәвен дәвам итә, коллектив - "Тере чишмә" халыкара бәйгесе лауреаты.
Рәис Нәгыймов тагын бер хыялын тормышка ашырып китте - музыка мәктәбе каршында хореография бүлеге дә ачылды. "Орчык" бию ансамбле өметне аклады, ул күпме баланы үзенә җәлеп итте, шулай ук халыкара бәйгеләрдә, фестивальләрдә чыгыш ясап, Әлмәтебездә талантлы биюче балалар барлыгын танытты. Композиторның "Минем әти - гармунчы" җырына алар башкаруындагы хореографик композиция шулай ук зур алкышларга күмелде.
Рәис абый оста баянчы иде. Күпме шәкерткә музыка дөньясына, баян серләренә юл ярды ул. Шунысы куанычлы, аның эше дәвам итә. Шушы көннәрдә генә "Көзге җиләк" исеме астында калабызда беренче тапкыр баянчылар һәм аккордеончыларның ачык бәйге-фестивале үткәрелде. Фестивальгә Рәис Нәгыймов исеме бирелгән. Әлеге чара дәвамлы булыр дип ышанасы килә. Фестиваль лауреатлары кичәдә дә чыгыш ясады. Мондый алмаш булганда халкыбызның яраткан көйләре югалмаячагына ышаныч зурдан.
Кем белән генә аралашма, фикерен сорашма, аларның һәммәсе Рәис Нәгыймовның узып китә торган, җиңел эчтәлекле шигырьләргә көй язмавын ассызыклый. Чынлап та, композиторның һәрбер җыры тирән мәгънәгә ия. "Авыл", " Шушы яктан, шушы туфрактан без", "Урсал тауда", "Каз үләне"... Исемлекне озак дәвам итәргә була. Алар бүген дә атказанган артистларыбызның репертуарыннан төшми.
Композиторның табадан төшкән җырларын иң беренче булып үзебезнең җирле үзешчәннәр башкарды. Менә бүген дә аларның кайберләре - Валентина, Инсаф, Илфат Исламовлар, Линиз Ризатдинов кайчандыр Рәис Нәгыймов баянда уйнаган, алар җырлаган җырларны башкарып, залда утыручыларның хатирәләрен яңартты. Аларны тыңлаганда сәхнәгә кулына баянын тоткан Рәис ага елмаеп килеп чыгар сыман тоелды.
Талантлы яшьләр булганда халык күңеленә кереп урнашкан җырлар үлемсез. Рәис Нәгыймовның да җырларын башкара бүгенге буын җырчылар.
- Без Рәис абыйның җырларын теләп, яратып өйрәнәбез, - диде музыка көллияте студентлары Салават Шәфыйков һәм Нуршат Батаршин.
Кичәдә күңелле хәбәр дә ишеттек. Яраткан композиторыбызның исемен мәңгеләштерү дәвам итә. Бар гомерен багышлаган балалар музыка мәктәбенә Рәис Нәгыймов исеме бирелү, аның исемендәге фестиваль уздыру белән генә чикләнелмәде. "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды киләсе елда Рәис Нәгыймовның җырлар җыентыгын чыгарырга әзерләнә икән. Бу хәбәрне зал озакка сузылган алкышлар белән каршы алды. Афәрин!
{youtube}LGXNakVD5ok|500|400|0{/youtube}
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Римма Нуриева, пенсионер:
- Рәис Нәгыймовны нык хөрмәт итәм. Якын итмәсәм, Бигәштән бирле килмәс идем. Мин бит инде сигезенче дистәне вакладым. Рәис кул астында сигез ел җыештыручы булып эшләдем. Искитәрлек яхшы, акыллы, сабыр кеше иде. Кайчакларда һаман да аның белән сөйләшеп йөрим. Җырларын тыңларга яратам. Телевизордан Рәис Нәгыймов көе дисәләр, аның тавышын тагын да ныграк итеп ачып куям. Арабыздан бик иртә китте шул.
Алмаз Юнысов, баянчы:
- Рәис бик тыйнак, бик кешелекле кеше иде. Дусларын дус итә белде, дошманнарга кырын карамады, аларны да дус итәргә тырышты. Хәер, аның белән дус булмаган кеше юк иде дә бугай. Һичшиксез, талантлы музыкант. Арабыздан киткәненә бер ел, һаман да моңа ышанып бетеп булмый. Өченче көн түбәнкамалылар спектакленә барган идек, күңелгә рәхәт булды. Ник дигәндә, спектакльнең башыннан ахырына кадәр Рәис Нәгыймовның "Авыл" җыры яңгырады. Гаилә архивында аның белән төшкән фотолар да, видеоязмалар да бар. Бик еш карыйбыз. Рәистән башка бик моңсу.
Инсаф Исламов:
- Рәис Нәгыймовны без бик юксынабыз, бик җитми ул безгә. Озак еллар бергә иҗат иттек. Ул бөтен композиторларның да җырларын белә иде. Кайчакта яңа җыр ишетәсең дә, кемнеке икәнлеген белмисең. Ә Рәис Нәгыймович безгә аны бик тиз табып бирә иде. Аның "Урсал тауда", "Авыл" һәм башка җырларын беренче булып мин башкардым. Алар тиз арада таралды. Аннан соң Зәйнәп Фәрхетдинова, Салават үз репертуарына кертте аларны. Бүген дә миңа Рәис арабыздан киткән сыман түгел, һаман да бергә җырлап йөргән кебек тоела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа