Әлмәттә студентлар КВН лигасының ярым финалы узды
Әлмәттә Ачык студентлар КВН лигасының ярым финал уены узды. Финалга чыгу өчен Татарстанның төрле районнарыннан килгән 7 команда көч сынашты.
Уен ике бәйгедән торды – “Сәләмләү” һәм “Биатлон”. Традицион саналган сәламләү бәйгесендә командалар үзләре белән таныштырып үтсә, уенның икенче өлештә алар залдан яңгыраган сорауларга кызыклы итеп җавап кайтарырга тиеш иде.
Моннан тыш, катнашучылар белән бер сәхнәдә Халыкара КВН берлегенең Бөтенроссия балалар телевизион лигасы ярым финалисты булган “Бобрята” КВН командасы да чыгыш ясады.
Ике бәйге нәтиҗәләре буенча 5 финалист ачыкланды. Алар рәтенә – “Понабрали” (Сарман аграр көллияте), “Сборная АГНИ”, “Местами весело” (КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы), “АПК” (Әлмәт һөнәри көллияте) командалары керде. Финалга өстәмә команда итеп “Сборная ТИСБИ” алынды.
Фото: Әлмәт районының балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа