Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Созвездие-йолдызлык» концерты булачак

12 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә «Нефтьче» Мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында үтүче «Созвездие-Йолдызлык» Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең концерты була.

 

Концертта Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Зәй, Түбән Кама районнары талантлы балалары һәм яшьләре, шулай ук ГИТИСны тәмамлаучылар чыгыш ясаячак.

Чарага «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, «Созвездие-Йолдызлык» ТР яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов һәм ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә булышлык итү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимовалар киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса