Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Снежность» XI балалар хәйрия театр фестивале узачак

13-15 декабрьдә Әлмәттә «Снежность» XI балалар хәйрия театр фестивале узачак.

«Снежность» үзенә республиканың 12 театр коллективын җыячак. Мәскәү, Екатеринбург, Чиләбе, Казан, Уфа, Тюмень һ.б. шәһәрләрдән җыелган театрлар үзләренең иң яхшылардан саналган мюзикллары белән куандырачаклар. Өч көнлек марафонны Мәскәүнең яшь тамашачылар тетры «Щелкунчик» белән ачып җибәрсә, эстафетаны «Нечкәбил» белән Казанның яшь тамашачылар театры дәвам итәчәк .

Иганәчеләр ярдәме белән Әлмәттә инде өченче мәртәбә үткәрелә торган әле фестиваль 2,5 мең кечкенә тамашачыны үз канаты астына җыячак. Быел бирегә Бөгелмәнең реабилитация үзәгеннән һәм Мөслим балалар йортыннан да яшь тамашачылар килүе көтелә.

Әлмәт драма театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева хәбәр иткәнчә, фестивальнең өч көнендә дә аншлаг булачак. Кассада билетлар тулаем сатылып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250