Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Шигърият бәйрәме булып узды

Татар халкы ел саен 26 апрельдә Шигърият көнен бәйрәм итә. Калабызда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан Туган тел көне быел пәнҗешәмбе уздырылды.

Әлмәт халкы үзенең туган тел җырчысын онытмый - аның истәлегенә куелган һәйкәл даими рәвештә ремонтлана. Менә быел да безне Бөек Тукаебызның яңартылган, төзекләндерелгән һәйкәле каршы алды. Чараның рәсми өлеше башланганчы ук сәхнә түреннән балалар төбәк шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләде.

Тукай һәйкәле янына җыелган урта һәм өлкән буын бер-берсен туганнарча якын күреп, үзебезнең туган телдә сәламләде, бәйрәм теләкләрен җиткерде. Мәйданда дуслык, туганлык җепләре сузылды.

- Апрель диюгә Габдулла Тукай искә төшә. Тукай - безнең татар халкыбыз, милләт өчен аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Ул татарның гына сөекле шагыйре түгел, әсәрләре күп кенә башка телләргә тәрҗемә ителгән, шуңа күрә ул Халыкара хәзинә дә,- дип билгеләп узды үз чыгышында район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова.

Менә инде 20 ел рәттән Шигырь бәйрәмендә язучыларга, шагыйрьләргә, рәссамнарга, журналистларга һәм башка әдәбият-сәнгать әһелләренә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк тапшырылып килә. Быел алар сафы тагын да артты. 2013 елдагы иҗат нәтиҗәләре буенча балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәте һәм "Рухият" нәшриятында басылып чыккан "Җиләкле җәй" китабы өчен "Әдәбият" номинациясендә укытучы-шагыйрә Гүзәлия Галләмовага, күңелгә үтеп керә торган күпсанлы язмалары өчен "Журналистика һәм публицистика" номинациясендә "Әлмәт таңнары" газетасы баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллинага, нефтьчеләр тормышын, аның күркәм кешеләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен матбугатта һәрдаим яктыртып торган күләмле мәкаләләре өчен "Хәзинә" газетасының баш мөхәррире урынбасары Наилә Ганиевага, театр сәнгатендәге югары һөнәри осталыгы өчен "Сәнгать" номинациясендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Эльмира Яһүдинага, шәһәр һәм районның дини үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне, ислам әхлагын пропагандалаганы өчен "Җәмәгатьчелек-агарту эшчәнлеге" номинациясендә муниципаль районның дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча баш белгече Энҗе Хәсәншинага дипломнар, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Лауреатларның һәркайсы әлеге бүләккә олы хезмәт аша килгән, үзләренең эш-гамәлләре белән татар халкына, Татарстан мәдәниятенә лаеклы өлеш керткән затлар.

Сөекле Тукаебыздан мирас булып күчкән каурый каләм көче кимемәсен, егәре бетмәсен дигән теләкләр белән аның истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Үзешчән җырчы Луиза Якупова башкаруындагы шагыйрьнең кабатланмас "Тәфтиләү" җырына башкалар да кушылды.

Әлмәттә Шигърият бәйрәме күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса