Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында Асия Харисованың бенефис-спектакле узды

Кичә Әлмәт драма театрында күптән көтелгән премьера узды.

Әнгам Атнабаевның "Игезәкләр" дигән ике пәрдәлек комедиясе Татарстанның атказанган артисты Асия Харисованың бенефис-спектакле булып күңелләргә кереп калды.

Иң элек актрисаның алтын юбилее сәхнәдә чагылыш тапты. Аны котларга Актаныш ягыннан (Асия апа туган як), Асия апа укыган Алабуга театр училищесыннан, Әлмәт мәдәният идарәсеннән, Камал театрыннан, "Татнефть" компаниясеннән мәртәбәле кунаклар килгән иде, шулай юбилярның туганнары, балалары, якыннары, дуслары сәхнәгә күтәрелде. Билгеле һәрберсе кабатланмас актрисаны котларга, аның тормышындагы матур мизгелләрне чагылдырырга теләде. Кыскасы, юбилей кичәсе матур узды. Бу чара турында тулырак газетабызның киләсе саннарында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса