Әлмәттә шарлавыклы буалар янында концертлар дәвам итә
Шарлавыклы буалар янындагы сәхнәдә ял көне мәдәни чаралар оештырылу дәвам итә.
Бу атнада әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары ветераннар советы һәм "Әлмәт" милли-мәдәни үзәк коллективлары чыгышларын карады.
"Ветеран" халык хоры, "Ивушка" һәм "Миләшкәем" ансамбльләре башкаруындагы рус һәм татар халык җырларына тамашачылар да кушылып җырлады.
"Әлмәт" милли-мәдәни үзәге хезмәткәре Айнур Сәйфиев башкаруындагы заманча җырлар да һәркемнең күңеленә хуш килде. ул әле үзе дә җырлар иҗат итә булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа