Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Сандугач сайрар илем” XVI балалар иҗаты фестивале узды

Узган шимбә көнне искиткеч матур һәм якты бәйрәм концерты белән "Рухият" рухи яңарыш фондының "Сандугач сайрар илем" XVI балалар иҗаты фестивале җыр-моң сөючеләрне "Нефтьче" Мәдәният сараена җыйды.

Әлеге фестиваль шушы дәвер эчендә күпме бала өчен иҗат мәктәбенә әйләнде. Компания структур бүлекчәләренең иң яхшы ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте һәм "Нефтьче" Мәдәният сарае кебек дәрәҗәле сәнгать учаклары сәхнәләрендә кечкенәдән чирканчык алган балалар танылган иҗат әһелләре белән очрашып, мастер-класс сәгатьләрендә катнашып, тәҗрибә туплый, зур иҗатка юл яра. Мәгълүм ки, "Голос" телевизион бәйгесендә икенче урынга лаек булган Эльмира Кәлимуллина да "Сандугач сайрар илем"дә тәүге адымын ясаган. Татар эстрадасында танылу яулаган Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Диләрә Илалетдинова һәм башкалар үрнәгендә дә әлеге фестивальнең маяк булып торуын күрергә була.

Сандугачлар иленең чиге юк, ул елдан-ел киңәя. Фестиваль кысаларында 16 ел дәверендә 7-18 яшьлек 50 меңнән артык бала үз осталыгын күрсәткән. Бәйгедә быел нефть төбәгендә урнашкан 18 шәһәр һәм районның уку йортлары вәкилләре катнашты. Алар 17 номинациядә сәләтләрен күрсәтте. Шулай итеп, дистәләгән яшь талантка киләчәккә юллама бирелде.

Бәйрәм булгач, могҗизасыз булмый, бигрәк тә балалар күңел ачкан җирдә. Мәдәният сарае бусагасын атлап керү белән килгән кунакларны әкият геройлары сәламләп, изге теләкләр белән каршы алган булса, концерт барышында нәниләрнең хыяллары тормышка ашты: дуслары - курчаклар Шомбай белән Петрушка да "җанланды". Аның сере бик гади - җыр-биюләрнең серле көче тәэсир итеп, курчакларның үзләренең дә балалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйсы килде. Иң мөһиме, алар яшь артистларга халык моңын, халык иҗатын буыннан-буынга тапшыру кирәклеген җиткерде.

"Сездә ничек, бездә шулай

Җырлап күңел ачалар"

Әнә шулай дип җырлады Зәйдән килгән "Азаль" ансамбле һәм сандугачлар иленең асылын ачып бирде. Ә боларның барысы да беренче чиратта нефтьчеләр, укытучылар, әти-әниләр, шулай ук ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында конкурсантларга бәйгедә катнашу һәм буш вакытларын файдалы, күңелле уздыра алсын өчен шартлар тудыручы идарәләр ярдәме белән башкарыла.

- "Татнефть" компаниясе республиканың көньяк-көнчыгышында социаль мәсьәләләрне чишүгә саллы өлеш кертеп кенә калмый, үсеп килүче буынга да игътибарны аеруча күп бүлә, - диде компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин. - Бүген сәхнәгә күтәрелгән балаларның чыгышлары өчен горурланып утырган әти-әниләр, укытучыларның шатлыгын без дә уртаклашабыз.

Төбәктә сәнгатьне үстерүгә, милли-мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен чара барышында Әлмәт муниципаль районы хакимиятенә, төрле номинацияләр буенча иң яхшы финал турлары оештырган өчен "Әлмәтнефть", "Азнакайнефть", "Лениногорскнефть", "Прикамнефть" идарәләренә "Рухият" фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

- Фестивальдән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый, - дип бик хаклы билгеләде үз чыгышында мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина. - Ул балачак иленең гүзәл бер тукталышы булып тора.

Гала-концерт сәхнә киңлеге белән генә чикләнмәде. Тәнәфес вакытында "Клепа" иҗат студиясе кызлары балалар өчен кызыклы уеннар һәм төрле бәйгеләр оештырды. Бәхетле, зирәк, кунакчыл, ягымлы балачак илендә дуслык бәйрәме әнә шулай узды. "Рухият" фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова сүзләре белән әйтсәк, "Сәләтегез, матур чыгышларыгыз өчен без сезне яратабыз" һәм киләчәктә дә сездән матур чыгышлар көтеп калабыз. 23 апрель көнне исә сандугачлар башкалабыз Казанга җыелачак, биредә фестивальнең гала-концерты оештырылачак.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250