Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә район Мәдәният йортына яңа тормыш бүләк иттеләр

15 елдан артык соры, ятим манзара күзәткән әлмәтлеләр узган шимбә яңартылган район Мәдәният йортын күреп «мәдәни шок» кичерде. Бинаның тышкы "йөзе", тирә-ягы, эчке бизәлеше, җиһазлары "кара алтын башкаласы" дәрәҗәсенә тәңгәл иде. Хәер, нефтьчеләр башлаган эштән күпләр шундый нәтиҗә көткәндер дә. Өметләр акланды.

"Иске Әлмәт" (халык арасында игълан ителгән бәйгедә җиңүче атама) дип аталган әлеге мәһабәт сарайның үткәне бай. Аксакаллар аны шулай хәтерли. Бу урында ике катлы агач бина 1929 елда төзелә. Сугышка кадәрге мәдәни тормышның үзәге санала ул. Төрле түгәрәкләр, очрашулар, үзешчән сәнгать, гомумән иҗат кайный ул вакытта. Җирлектә кара алтын үзләштерелә башлаган чорда да мәдәният йорты гөрләп тора. Халык талантларының берничә буыны тәрбияләнә бу сәхнәдә. Учреждениенең шул әһәмиятен күз уңында тотып, 1997-2001 елларда шәһәр предприятиеләре ярдәме белән аны таштан күтәрәләр. 2008 елга кадәр бина район Мәдәният йорты буларак хезмәт итә. Казна чыгымнары кимегән, шул исәптән мәдәният үсешенә финанслар кыскарган вәзгыять район Мәдәният йортын да читләтеп узмый. "Озак булмас..." дигән ышаныч белән ябылган бина 15 елдан артык бикле тора. Аны инвесторга сатып та карыйлар, ләкин җан өрерлек көч табылмый. Шул вакыттан алып бүгенгәчә ятим торган Мәдәният йортын нефтьчеләр яңартып, халыкка кайтарды. Иске Әлмәт бистәсе халкы үтенеченә колак салып, 2013 елда төзекләндерү эшләренә "Татнефть"нең ул вакыттагы җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдинов башлангыч бирә. Объектка куратор итеп күп проектларны архитектура казанышы дәрәҗәсендә башкарган "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе билгеләнә. Бу юлы да алар "Стройпроект" җәмгыяте проекты буена "Спецстройинвест" оешмасы ярдәме белән кыска вакыт эчендә гомуми мәйданы 3700 кв.м. бинадан могҗиза ясадылар. "Иске Әлмәт"не ачу тантанасында ясаган чыгышында "Татнефть" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов та "Елховнефть"нең бу тырышлыгын югары бәяләде.

- Мәдәният йортына яңа сулыш өрделәр. Киләчәктә "Иске Әлмәт" бу бистәнең генә түгел, бөтен шәһәрнең мәдәният учагына әйләнер дип ышанам, - диде баш нефтьче.

Аның сүзләренчә, компания озак еллар Мәдәният йорты эшчәнлегенә киртә булган эксплуатацияләү, финанслау проблемасын да хәл иткән.

Заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазланган сарай - Мәдәният елында кара алтын табучылар тарафыннан шәһәрдәшләренә ясалган олы бүләк. Бу хакта чыгышында Рөстәм Миннеханов та билгеләп үтте.

- Ябылган, сатылган объектны нефтьчеләр кире кайтарды, яңартты һәм менә бүген без әлеге матур бинаны ачу тантанасында, - дип башлады сүзен республика башлыгы. - Сез, шәһәрдә яшәүчеләр, үзгәрешләрне бәлки сизмисездер. Мин Әлмәткә 1996 елдан даими киләм. Бүгенге Әлмәт моннан 15, 10, 5 ел элек белән чагыштырырлык түгел. Шәһәр елдан-ел матурлана. Бу - "Татнефть" һәм кече нефть компанияләре тырышлыгы.

Әлеге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре әйткәндә Президент нефтьчеләрнең республикадагы социаль проектларга хәерхаһлы булуын да искә алды.

- "Татнефть" булмаса тузган торакны бетерү, социаль ипотека программалары булмас, Боз сарайлары, спорт объектлары төзелмәс иде. Яраткан "Ак барс" хоккей клубы да булмас иде. Татарстанның үзенчәлеге шул - республикада бизнес яшәү урынына нык бәйләнгән (ягъни кайда эшли, шунда яши, торган урыны, дәвамчылары өчен җаваплылык тоя. Л.М.). Нефтьчеләребез нәкъ менә киләчәкне күздә тотып эшли, - диде Президент.

Киләчәк, димәктән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Мәдәният йорты ишегалдында гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл дә торгызылды.

Тантанада "Иске Әлмәт" Мәдәният йортын төзекләндерүгә керткән хезмәтләре өчен "Елховнефть" идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимовка һәм республика башлыгының нефть сәнәгате буенча киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка Президентның Рәхмәте тапшырылды.

Әлмәтлеләр күргәннәреннән канәгать. Бигрәк тә өлкән буын мәдәният йортының үткәнен сагынып искә ала. Шул ук вакытта бүгенгесенә соклануын да яшерми. Чарага оныклары белән килгән Мәдинә Ризванова да бу вакыйганы күптән көтүләре турында искәртте.

- Мәдәният йорты янәшәсендә генә яшим. Концертлар, спектакльләр яратам. Һәркем ихтыяҗы уйлап ясалган: балалар өчен ишегалдында да, эчтә дә уен мәйданчыгы бар, түгәрәкләр эшли. Мин үзем өлкәннәр өчен кул эшләре белән бәйле бер төркем ачмаслармы дип өметләнәм әле. Оныклар белән бирегә бик теләп йөриячәкбез, - дип планнары белән уртаклашты ул.

Мәдәният йорты директоры Чулпан Газыймова сүзләренчә, акционерлык җәмгыяте әлеге объект төзелешендә 200 млн сумнан артык акча үзләштергән. Әлеге чыгымнар әлмәтлеләрнең мавыгулары, балаларның мәшгульлеге, яхшы кәефе бәрабәренә капланачак әле.

Татьяна Кожевникова, "Иске Әлмәт" Мәдәният йортының методик бүлек мөдире:

- Биредә бихисап түгәрәкләр эшләячәк. Аларның бер өлеше эшен инде башлады. Вокал, хор, фольклор, халык уен кораллары түгәрәкләре, әвәләп ясау, рәсем сәнгате төркемнәре бар. Сүз уңаенда, түгәрәкләр түләүле, ләкин 300 сумнан да кыйммәт түгел. Заманча һәм халык бию студиясе эшли. Театр сәнгатен үз итүчеләр дә игътибарсыз калмаячак. Спорт та өстенлекле юнәлеш. Безнең спорт залында теннис, волейбол, баскетбол, авыр атлетика белән шөгыльләнергә мөмкин. Тренажер залыбыз бар. Тренерлар - билгеле спорт мастерлары. Гомумән, бирегә хезмәткәрләр җитди сайлау аша эләкте. Һәммәсе югары квалификацияле, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүчеләр. Шундый мөмкинлекләр тудырган нефтьчеләрнең ышанычын акларбыз дип уйлыйм.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса