Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган республика фәнни-гамәли конференция узды

Бүген Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында язучы Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Анда галимнәр, язучылар, педагоглар, студентлар һәм язучының иҗатына битараф булмаган кешеләр катнашты.

Чараны ачып, институт проректоры, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкат Шаһиев ярты гомерен Әлмәттә үткәргән язучының иҗатын өйрәнүгә АГИМСта зур игътибар бирелүен әйтте. Шулай ук моннан 20 ел элек Әлмәттә әдәбият, журналистика, театр, музыка, сынлы сәнгать өлкәсендәге, җәмәгать һәм мәгариф эшчәнлегендәге хезмәтләр өчен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия булдырылганын искә төшерде. Аннары Рафаил Төхфәтуллинның "Рухият" нәшриятында язучының 90 еллыгына багышлап нәшер ителгән "Минем җаным китапларымда" дигән китабын тәкъдим итте.

КДУ доценты, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов язучының иҗатына анализ ясады, ул 60 нчы елларда күтәреп чыккан проблемаларның бүген дә актуаль булуын әйтте. Язучы теленең хислелегенә, матурлыгына, сөйләменең байлыгына игътибар юнәлдерде.

Язучының улы Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең хатлары белән таныштырды, аның тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйләде.

Язучылар Әсгат Сәлахов һәм Альберт Хәсәнов язучы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Конференциянең икенче өлеше секция утырышларында дәвам итте.

almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса