Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә озак еллар буш торган Мәдәният йорты бинасы нефтьчеләр тырышлыгы белән төзекләндереләчәк

Әлмәтнең 60 еллыгы һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан калабызда инфраструктура объектларын төзекләндерү, төзү һәм капиталь ремонтлау буенча гаять колачлы эшләр җәелдерелде.



Шәһәр күзгә күренеп матурая, төзекләнә, ямьләнә бара. Барлык бу эш-гамәлләрнең максаты нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләрнең тормышын тагын да уңайлырак итүдән гыйбарәт. «Татнефть» компаниясе бу бурычны тормышка ашыруга акчаларын кызганмый. Иске Әлмәттәге район Мәдәният йорты бинасы да бүген шундый объектлар исемлегендә. Инде ничәмә-ничә еллар буш торган әлеге бина нефтьчеләр тырышлыгы белән икенче сулыш алачак. Биредә реконструкция эшләре үткәрелеп, балалар өчен төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшли, спорт һәм мәдәни чаралар үткәрелә башлар дип көтелә.

Иске Әлмәт - ул шәһәрнең иң беренче микрорайоннарыннан берсе. Шуңа да ул игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Биредә 14 меңгә якын кеше яши. Алар клубны яңадан эшләтеп җибәрү, үстерү буенча идеяләре белән уртаклашсалар бик яхшы булыр иде. Хөрмәтле әлмәтлеләр, үз тәкъдимнәрегезне һәм замечаниеләрегезне электрон почтага юллый (almet_club@mail.ru mailto:almet_club@mail.ru) яки 22-14-96, 22-15-02 телефоннары аша мәдәният идарәсенә хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250