Әлмәттә «Җилкәнле өмет» фестивале узды
Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Җилкәнле өмет» V иҗат фестиваленең финал туры ачылышы булды.
Әлеге күркәм фестиваль ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән тормышка ашырыла.
Чарада «СМП-Нефтегаз» АҖ хезмәт коллективы Советы рәисе Әлфия Әхтәмова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сирина Җиһаншина, «ЯЗ» хәйрия оешмасы рәисе Азат Фәрхетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Катнашучылар декоратив-гамәли сәнгать, башкару осталыгы (вокал, хореография һәм сәнгать ле уку) һәм музыка уен коралларында уйнау номинациялщре буенча сынап карадылар.
Иң яхшылары исә 22 майда узачак гала-концертта катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа