Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Нури Арсланның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби композицияләр бәйгесе узды.

Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге урта һөнәри белем бирүче уку йортлары бүген Әлмәткә җыелды. Биредә шагыйрь, Тукай бүләге иясе Нури Арсланның тууына 100 ел тулуга багышланган чара - әдәби композицияләр бәйгесе узды.


Әлеге бәйгене урта һөнәри белем бирүче уку йортларының төбәк берләшмәсе оештырды. Бәйгедә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән берләшмә белән тыгыз бәйләнештә эшләгән 9 уку йорты катнашты. Конкурсның төп шарты - Нури Арслан иҗатын сәхнәдә сәнгатьчә алымнар белән чагылдыру. Бу очраклы түгел. Чөнки татар халык иҗатын һәм классик әдәбиятын, шәрык һәм төрки халыкларның поэзиясен тирәнтен белү Нури Арслановка үз иҗатында форма һәм тел-сурәтләүнең яңа чараларын, төрләрен табарга мөмкинлек бирә.
Жюри чыгышларны иҗади яңалык, кием зәвыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, сәнгатьлелек ягыннан бәяләде. Чыгыш ясаучы уку йортларын җирәбә билгеләгән сан белән атадылар сәхнәдә. "Бу бәйге гадел булсын өчен шулай эшләнә",- дип аңлатты урта һөнәри белем бирүче уку йортларының төбәк берләшмөсе җитәкчесе Фирая Каюмова.
Берничә ел элек татар теле укытучыларының методик берләшмәсе вәкилләре Әлмәттә узган конференциядә: "Телне саклау турында нинди сүз булырга мөмкин. Махсус урта уку йортларында татар теле дәресләрен факультатив итеп калдыру проблемасы тора", - дип зарланган иде. Бүген аларның күңеле тыныч: дәресләр саны бераз кыскарса да, уку йортларында татар теле дәресләре укытыла. 3 курста татар теле белән беррәттән балалар әдәбияты фәне дә керә башлаган.
Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250