Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә мөселман киносы фестивале булачак

Безнең шәһәрдә 5-7 сентябрь көннәрендә XI халыкара мөселман киносы фестивале узачак.

Әлеге фестиваль 5-11 сентябрьдә Казанда үтә. Аны ачу тантанасы Г. Камал театрында булачак. Анда катнашу өчен 53 илдән 735 заявка кергән. Татарстан 7 фильм тәкъдим итәчәк: «Рудольф Нуриев. Рудик», «№9», «Ишекне ябып чыгып китте», «Мәхәббәт тамгасы астында. Композитор София Гобәйдуллина Казанда», «Югары нотада», «Салават күпере», «Койрыклар». Җюри рәисе Владимир Меньшов. Жюри составында кинорежиссер, сценарист Эльер Ишмухамедов (Үзбәкстан), режиссер Рәшид Ногманов (Казахстан), актриса Мирдза Мартинсоне (Латвия), режиссер Илдар Ягафаров (Россия). Фестиваль Төркиянең «Йөрәкләр кушылуы» фильмы белән ачылачак. «Ак чәчәкләр» фильмы белән ябылачак.

Әлмәттә исә «Йөрәкләр кушылуы», «Рудольф Нуриев. Рудик», «Мин сине шундый яраттым» фильмнары күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса