Әлмәттә мәдәният хезмәткәрләрен кыскартачаклар
Бу хакта мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина белдерде.
Быел ТР Финанслар министрлыгының оптимизация планы нигезендә Әлмәт районында 2 китапханә филиалын кыскартачаклар.
Оптимизация кысаларында җиһазларны ремонтлау буенча хезмәткәрләр штаты да кыскартылачак. Белгечләрнең җәйге чорда отпуск ялларында хезмәт хаклары сакланмаячак. Узган ел оптимизация планы нигезендә әлмәт районында 2 клуб, 4 китапханә ябылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа