Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Күркәм гаилә”не билгеләделәр

Идеаль гаилә нинди булырга тиеш? Кайсыгыз әйтә?

Күпме генә тырышсаң да, бу сорауга төгәл генә җавап табып булмастыр. Чөнки һәр гаиләне идеаль дип атап була. Бу фикер белән шәһәребезнең 7 нче мәктәп укытучылары да килешә. "Күркәм гаилә" бәйгесен оештырып, алар мәктәптәге иң булган, тату, уңган, сәләтле гаиләне ачыкладылар. Чарада мәктәптә белем алучы башлангыч сыйныф балаларының әти-әниләре катнашты. Төрле конкурслар аша узып, алар үзләренең җырга, матур сөйләүгә, пешеренүгә осталыкларын, мәкаль-әйтемнәрне белү дәрәҗәләрен күрсәтергә тиеш иде.

Чара бик җанлы узды. Хәзерге укучыларның җырлавы, төрле түгәрәкләрдә актив катнашулары сөендерә. Үзебезнең татар телендә рәхәтләнеп аралашучы гаиләләр арабызда күп булуы беленде. Бәйгенең барлык этапларын узгач, мөхтәрәм жюри әгъзалары күркәм гаиләне ачыклады. Район һәм республика данын якларга Галиевләр гаиләсе барачак. Алар аеруча сәләтле: әниләрен профессиональ җырчы диярсең, кызлары исә инде берничә ел акробатика белән шөгыльләнә икән.

Мондый чаралар 7 нче мәктәптә һәрдаим уздырылып килә. Мәктәпнең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Флүзә Рәшитова сөйләвенчә, балаларга татар телен гади дәресләр белән генә бирү кызык түгел, аларны иң элек әлеге телгә кызыксындыра, мавыктыра белергә кирәк. Ә ата-аналар белән бәйгеләр оештыру үзара дуслык җепләрен ныгытуга да китерә, татар телендә сөйләшүче гаиләләрне ачыклауга да ярдәм итә. Әлеге бәйгене киләсе елга тагын да күбрәк гаиләләр белән оештырырга кирәк дигән теләктә калды барысы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса