Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә – күптән көткән «Ак чәчәкләр»

18 октябрьдә Әлмәт театрында «Ак чәчәкләр» фильмын тәкъдир итү кичәләре узачак.

Театрның талантлы һәм яшь артисты Динар Хөснетдинов әлеге фильмда баш рольне башкара.

«Ак чәчәкләр» романы бүгенге кешеләребез, аларның уй-кичерешләре һәм мәхәббәтләре турында сөйли. Әсәрнең үзәгендә иң кешелекле профессия вәкилләре - табиблар тора. Табиблар дөньясы белән янәшә, дөресрәге, бергә үрелеп, үзенең кайгы-хәсрәте һәм савыгу шатлыгы белән авырулар дөньясы бирелә. Шуларның бер-берсенә мөнәсәбәтеннән романның мавыктыргыч сюжеты туа. Автор геройларның рухи халәтен оста күрсәтеп, кеше күңеленең нечкәлеген һәм катлаулылыгын тирәнтен ачарга тырыша.

Фильм экраннарга чыкканчы, аны шулай һәр районда тәкъдир итү кичәләре узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса