Әлмәттә кәгазьдә генә эшләүчеләргә чик куела
Мәдәният һәм сәнгать елында Әлмәттә мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яңарту, иҗади коллективларга киемнәр тектерү, китапханәләр, Мәдәният йортлары өчен җиһазлар сатып алу планлаштырыла.
Җәйләрен ял көннәрендә шарлавыклы буалар да җанланыр кебек - ул безне кичке уеннар, җыр-биюләр белән үзенә чакырып торачак. Шулай ук фестивальләр, халык коллективлары, мәдәният учаклары юбилейлары да гөрләп узачак.
Мәдәният өлкәсе - иң зур тәрбияви бурычлар йөкләнгән тармакларның берсе. Бу юнәлештә бездә байтак эшләнә.
- 2012 ел - Тарихи-мәдәни мирасны саклау елында тарихи һәйкәлләр торгызылды, бу эшчәнлек 2013 елда да дәвам итте, - диде идарә җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина. - Телемарафоннан җыелган акчага шәһәребезнең 5 һәйкәле ремонтланды. "2012-2014 елларга Татарстан районнарындагы авыл Мәдәният йортлары төзелеше" программасы кысаларында Югары Мактамада, Елховойда клублар ачылды. Быел чупайлыларны шундый яңарыш көтә.
Әлмәт ансамбльләре, үзешчәннәренең уңышлары турында сөйләү артык булыр, алар - республикада да танылу яулаган сәхнә осталары. Иҗат коллективлары узган елда да 500 дән артык республика, Россиякүләм, халыкара бәйге-фестивальләрдә чыгыш ясаган.
Казанышлар белән бергә җитешсезлекләр дә бар икән. Музыка-сәнгать мәктәпләренең тулы булуы сәбәпле, барлык балаларга да урын җитми. Шулай ук кайбер өстәмә белем бирү учреждениеләре биналары төзекләндерүгә мохтаҗ.
- "Әлмәт" милли-мәдәни үзәге үз исемен акламый. Узган ел аның коллективлары нибары ике генә концерт уздырды, - диде җитәкче. -Тикшерүләрдән соң Югары Мактамадагы яңа Мәдәният йортының да сүлпән эшләвенә тап булдык. Гомумән, авыл клубларында эшчәнлек канәгатьләнерлекме соң? Аларга күзәтү ясар чак җитте.
- Райондагы Мәдәният йортларының ишекләре һәрвакыт ачык булырга тиеш, - диде әлеге фикерне дәвам итеп башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов. - Аларда эшләүче ансамбльләр кәгазьдә генә яки бер иҗат концерты өчен генә оешкан булмасын иде. Клубларда халыкка эстетик тәрбия бирелә. Балалар шушы традицияләрне күреп үсәргә тиеш.
Роза Сәхбетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа