Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Ике йолдыз» бәйгесе үтәчәк. Катнаша аласыз!

Бәйгене Әлмәт муниципаль районының «Әлмәт шәһәренең район Мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе оештыра һәм үткәрә.

Исеменнән үк күренгәнчә, дуэтларның иҗат бәйгесе район күләмендә талантларны барлау максатын күздә тота. Бәйгедә төрле яшьтәге кешеләрдән торган иҗат дуэтлары катнаша ала. Алар ике әсәр башкарырга тиеш: халык әсәре һәм эстрада әсәре. Бу вокал; хореография; халык уен кораллары; катнаш дуэтлар да булырга мөмкин.


Бәйге бер турда - 24 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Чупай авыл клубында үтәчәк.

Жюри чыгышларга башкару осталыгына, репертуар сайланышына, артистизмга, оригинальлегенә һ.б. карап бәя бирәчәк.
Жюри бәйгедәге һәр чыгышка 10 баллы система буенча бәя бирә. Җиңүчеләр һәм призерлар баллар күплегенә карап билгеләнә.


Бәйгедә катнашуга заявкалар Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 98 адресы буенча 19 октябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 32-66-06.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса