Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Иҗат фантазияләре тезмәсе" бәйге-күргәзмәсе ачылды

Декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен бу көннәрдә Әлмәтнең балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә күреп була. Биредә "Иҗат фантазияләре тезмәсе" дигән бәйге-күргәзмә ишекләрен ачты.


Үзәкнең "Республика сыйныфтан тыш эш үзәге" белән берлектә оештырган әлеге ачык республика чарасының максаты талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау, аларны үстерүдән гыйбарәт. Күргәзмәне ачу тантанасында талантлар үзләре һәм аларның шәһәр мәктәпләрендә белем алучы яшьтәшләре, яшүсмерләр клублары вәкилләре катнашты.
Яшьләр, алар белән бәйле вәзгыять нык үзгәрде дисәк тә, егет-кызлар бүген дә матурлыкка омытыла. Бу күргәзмә шуның ачык дәлиле. Декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсендә 7 яшьтән 18 гәчә 350 дән артык бала катнашкан. Иҗат җи- мешләренең эчтәлеге, техникасы, материалы, алымнары кебек үк, тәкъдим итүчеләрнең географиясе дә төрле. Казан, Яшел Үзән, Буа, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алексеевск, Чирмешән, Нурлат, Баулы, Ютазы, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләреннән җыелган эшләрне һөнәр осталары 10 баллы система буенча "Борынгыдан бүгенгәчә" чигешләре, "Әбием сандыгыннан" бәйләү үрнәкләре, "Бисер дөньясы", "Аппликация, әвәләп ясау", "Сувенирлар" дип аталган номинацияләрдә бәяләде. Күргәзмә оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе Надежда Осипова сүзләренчә, жюри сайлап алу җиңел булмаган.
24 нче мәктәпнең 4 А сыйныфында укучы Снежана Бочарева бисердан ирис чәчәкләре үргән. Узган елның октябрендә генә бу шөгыльгә ныклап керешкән Снежана бисер-ирисларын бер ай чамасы үргән. Татар гимназиясеннән шушы ук кул эшен үз иткән Әдилә Хәбибуллинаның бу инде беренче генә күргәзмәсе түгел. Бисердан үрелгән миләүшә чәчәкләре белән ул Чаллыда узган бәйгедә катнашкан. Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендәге "Сударушка" кул эшләре түгәрәге җитәкчесе Надежда Осипова: "Бу укучым төбәк, республика дәрәҗәсенә чыкты", - дип горурланып сөйли. Кулларыннан гөл тамызып һәм йөрәк җылысы биреп эшләнгән экспонатлар арасында малайлар иҗаты да зур урын алып тора. Түбән Мактамадан Богдан Моховның киездән ясалган "Лаләләр" картинасы күз явын алырлык. Гомумән, мондагы матурлыкны, тозлы камырдан ясалган сыннарны һәм картиналарны, чигелгән, бәйләнгән эшләнмәләрне гүя иҗатта тәүге адымнарын ясаучылар түгел, ә үз эшенең осталары "койган". Шәхсән мине күн кисәкләреннән чәчәкләр белән бизәлгән сәгать-картина җәлеп итте. Күннән ясау бәлкем борынгыдыр, ә менә стиле яңача. Кем әйтмешли, традицион сәнгать төр- ләре бүген заманча төсмер ала.
Ләйләгөл Минаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250