Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Хыяллар чынга аша» («Мечты сбываются») шоу-проекты старт алды

«Мелодия» вокаль студиясе җитәкчесе Наталья Стремоухованың башында шәһәребездә җырларга теләүчеләр өчен «Хыяллар чынга аша» («Мечты сбываются») шоу-проектын үткәрү идеясе юктан гына тумагандыр.

Хезмәт эшчәнлеге буенча да ул нефтьчеләр башкаласында талантлы, көчле тавышлы кешеләрнең шактый булуына күп тапкырлар инанган.

Музыка өлкәсендә яңа исемнәр ачу - «Хыяллар чынга аша» проектының максаты әнә шул. Идеяне Владимир Федоровның QSP-Records тавыш яздыру студиясе һәм «СТС-Әлмәт» телеканалы да хуплап каршы алалар. Шулай итеп, профессионаллар командасы җиң сызганып эшкә керешә.

- Кайда чыгыш ясарга, җыр яздырырга була кебек сораулар белән миңа күпләр мөрәҗәгать итә, - дип сөйли Владимир Федоров. - Бу конкурс талантлы кешеләр өчен зур тормышка кечкенә генә бер адым булачак, анда катнашучылар бәяләп бетергесез тәҗрибә туплаячаклар, чөнки кастингны уңышлы үтүчеләргә безнең педагоглар вокал буенча дәресләр бирәчәк.

Баштарак проект үзебезнең шәһәр һәм район кысаларына гына йөз тота иде, ләкин катнашучылар географиясе һич көтелмәгәндә киңәйде. Хәтта күрше республикалардан да киләләр.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мондый күләмле чара бездә тәүге тапкыр оештырыла. 15 тән алып 35 яшькә кадәрге катнашучыларга изге максатларына ирешү - җыр яздыру һәм клип төшерү өчен берничә сынау: кастинг, ярымфинал һәм финалны үтәргә туры киләчәк. Конкурсның соңгы, җиңүчеләр исемен ачыклаячак хәлиткеч этабы сентябрьдә булыр дип көтелә.

Әлегә 2 июнь көнне «Нефтьче» Мәдәният сараенда кастингның икенче көне үтте. Конкурсның җюри әгъзалары - «Нефтьче» Мәдәният сараеның художество җитәкчесе Наталья Стремоухова, QSP-Records директоры Владимир Федоров, «Нефтьче» Мәдәният сарае директоры урынбасары Лидия Чекова, җырга сүзләр һәм көйләр язучы, «Блюзтайм» төркеменә нигез салган Сергей Анисимов, саунд-продюсер Артур Җамалетдинов алдында иңнәрнең дә иңнәрен сайлап алу бурычы тора.

- Яшьләр рус, татар, инглиз, француз телләрендә, төрледән-төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә җырлыйлар, - дип сөйли конкурсның пресс-атташесы Руслан Бажутов. - Конкурста катнашырга дип Казаннан, Яр Чаллыдан, Азнакай, Лениногорск, Җәлил, Зәйдән һәм республикабызның башка шәһәрләреннән дә киләләр. Төп приз - чит илгә юллама белән профессиональ студиядә җыр яздыру һәм клип төшерү мөмкинлеге. Мин ышанам, башкаручы өчен нәкъ менә җыр яздыру бүләкнең иң кыйммәтлесе булачак. Биредә күпләр җырның сүзен дә, көен дә үзләре иҗат итәләр.

Альбина Хафизова, Казан шәһәре:

- Минем өчен «Хыяллар чынга аша» проекты - тәҗрибә туплау, яңа кешеләр белән танышу-аралашу, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Мин ике елга якын җырлыйм инде. Күп кенә бәйгеләрдә катнаштым. Кызганычка каршы, мондый сынаулар кешене «сындырырга» мөмкин, ләкин төшенкелеккә бирелергә ярамый, алга барырга кирәк.

Марина Линченкова, Лениногорск шәһәре:

- Проект турында рекламаны телевизордан күреп, кастингның икенче көненә өлгерә алуыма бик шатландым. Үземнең сәләт-осталыгымны сынап карау өчен катнашам. Ләкин иң кыю хыялларымда үземне җиңүче итеп күз алдына китерәм. Лениногорскида төрле җыр бәйгеләрендә катнашып җиңгәнем булды, шуңа да өмет бар дип саныйм.

Дарья Бровкина, Әлмәт шәһәре, 16 нчы мәктәп укучысы:

- Дөресен әйткәндә, мин һәрвакыт сәхнәдән курыктым, шуңа да әлеге конкурста катнашу - минем өчен дулкынлану-курку хисләремне җиңү мөмкинлеге дә. Җырларга яратам, мондый җитди конкурсларда, проектларда катнашканым юк иде әле. Проект турында Интернеттан укып белдем һәм менә кастингка килдем.

Эльвина Хәерова, Әлмәт шәһәре, медицина көллияте студенты:

- Проектны минем өчен җитди бәйгедә катнашып чирканчык алу дисәң дә була. Күптәннән җырлыйм, көллияттә, шәһәр паркында узган чараларда чыгыш ясаганым бар. Җиңү турында хыялланам!

Старт бирелде. Шоу-проектта катнашучыларның барысына да уңышлар телик!

Алсу ХӘЙБРИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250