Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә бию мәктәбе ачылды

Якшәмбе көнне "Шифа" сәүдә үзәгендә брейк-данс, хип-хоп һ.б. бию төрләре буенча беренче бию мәктәбе ачылды.

Бу көнне килгән яшьләргә, мәктәп укучыларына бушлай мастер-класслар оештырылды. Әйтергә кирәк, моңарчы нефтьчеләр каласында төрле бию түгәрәкләре эшләп килсә дә, махсус мәктәп юк иде әле. Әлеге мәктәптә 11 төрле биюгә: брейк-данс, хип-хоп, поппинг, стрип-пластика кебек биюләргә өйрәнеп булачак. Тверк дигән биюгә моңарчы бездә беркайда да өйрәтмиләр иде, хәзер исә әлмәтлеләргә андый мөмкинлек тә тудырыла. Оештыручылар сүзенә караганда, мондый мәктәпнең ачылуы Әлмәтне бер баскычка югары күтәрәчәк. Әлеге мәктәптә киләчәктә стенага рәсем ясауга да өйрәнеп булачак, җыр яздыру студиясе дә булыр дип көтелә. "Безнең максат - Әлмәттә зур мәдәният үзәге булдыру", - дип белдерде мәктәпне оештыручы егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса