Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең баш табиблары «Яз гүзәле» бәйгесендә катнашты

Хатын-кыз ул - күңеленнән илаһи нур бөркелүче, энтузиазм хисе ташып торган, күркәм холык-фигыльгә ия, төпле киңәш бирүче, авыр вакытларда иң беренче булып ярдәмгә килүче, һәрберебез өчен терәк-таяныч булган гүзәл зат.

Сәламәтлек саклау идарәсенең яшьләр комитеты тарафыннан оештырылган «Яз гүзәле» бәйгесендә әнә шундый сыйфатларны үзләрендә туплаган җиде гаҗәеп гүзәл шәфкать иясе көч сынашты.

Кызларга көч биреп торырга, ягъни алар өчен «җан атарга» килүчеләр бу көнне искиткеч манзараның шаһиты булдылар. Ярышучылар иң беренче эш итеп үзләре белән таныштырды, аннары хуҗабикә буларак осталыкларын, җыр-биюгә маһирлыкларын күрсәтте, хәтта сумкалары эчендә ниләр барлыгын дөньяга ачып салырга да туры килде аларга.

Хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә үткәрелгән әлеге мавыктыргыч бәйгенең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендәге таләпчән жюрие, билгеле инде, көчле җенес вәкилләреннән - Әлмәт дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш табибларыннан гыйбарәт иде. Бәйгедә катнашучылар мөлаемлыклары, ягымлы елмаюлары, оялчан гына керфек сирпүләре, шул ук вакытта табигыйлекләре белән дә жюри әгъзаларының да, тамаша кылырга килүчеләрнең дә күңелен эретә алды.

Табиб-стоматолог Ләйсән Вагыйзова «Нәфислек өлгесе», Әлмәт үзәк район шифаханәсеннән Руфина Нургатина «Сөйкемлелек өлгесе» булып танылдылар. Наркология диспансерыннан Лилия Трофимова исә сәхнәгә аяк басуының беренче минутларыннан ук «Яз гүзәле» исеменә лаек булуын дәлилли алды. Ул 2002 елда психоневрология диспансерында эшли башлый. Аннары кыска гына вакытка медицина өлкәсеннән тайпылып тора, балалары Диана белән Ильяны тәрбияләү буенча декрет ялында була. 2010 елдан - чакыру буенча Әлмәт наркология диспансерында медицина статистигы. Элек бик оялчан идем, балалар туганнан соң чәчәк кебек «ачылдым», ди ул үзе турында. Ире Сергейның да хатынын өзелеп яратуы күренеп тора. Тамашачылар боларның барысын да күреп сокландылар.

Бәйге ахырына якынлашканда анда катнашучы гүзәл затларның үз куллары белән әзерләгән тәм-томнарын күрү беркемне дә битараф калдырмады - Яшьләр үзәгенең залы моңарчы һичкайчан күрелмәгәнчә көчле алкышларга күмелде. Жюри рәисе Равил Хәйруллин да бүләкләү тантанасы вакытында соклану хисләрен яшерә алмады. «Кадерлеләребез! Сез безгә елмаю, яшәү шатлыгы бүләк итәсез, батырлыкларга рухландырасыз, ярата һәм яраттыра беләсез, һәм шуның белән сез көчле дә. Без сезне олы җанлы, изге күңелле булуыгыз, ярдәмчеллегегез өчен хөрмәт итәбез. Һәрвакытта да шундый булып калыгыз!» - диде ул.

Л.Сабитова

сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250