Әлмәттә 4 ноябрьдә зур бәйрәм көтелә
Әлмәт районының 85 еллыгы тиздән зур бәйрәм чаралары белән билгеләп үтеләчәк.
4 ноябрь көнне «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен бу уңайдан зур концерт булачак. Бәйрәм ярминкәсендә сәүдә рәтләре гөрләячәк, кәсепчеләр, остакуллар үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа