Реклама
26 мартта Римда "Салют Талантов" проекты кысаларында балалар һәм яшүсмерләр иҗатының "Viva Roma!" III Халыкара фестиваль-бәйгесе булып узды.
Әлмәтнең "Вега" бию театры Татарстан данын яклап чыгыш ясады һәм "Хореографик иҗат. Заманча бию. Ансамбль" номинациясендә I урынга лаек булды. Шулай ук әлмәтлеләр жюри тарафыннан "Иң оста биюче-катнашучылар" буларак та билгеләнде. Хәзер безнекеләрдә "Салют Талантов" проектының V суперфиналында катнашу мөмкинлеге бар. Ул 2014-2015 фестиваль сезонының ахырында Сакнт-Петурбургта та узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа