Реклама
Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына Әлмәт шәһәре һәм районының өч мәдәният учреждениесе лаек булды.
«Китапханә эше» номинациясендә шәһәр китапханәсенең 2 нче номерлы филиалы (директоры Наталья Дугаева) «Заман китапханәсе - яңа мөмкинлекләр» проекты өчен. «Музей-күргәзмә эшчәнлеге» номинациясендә Кичүчат авылы мемориаль музее (директоры Диләрә Гыймранова) «Чорларны бәйләүче җеп» проекты өчен.
«Художество-эстетик белем» номинациясендә Р.Нәгыймов исемендәге1 нче номерлы музыка мәктәбе (директоры Гүзәл Хәйруллина) «Әлмәтнең көмеш чыңнары» проекты өчен. Грант бирүнең төп максаты - мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади проектларына ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа