Әлмәтнең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән җиңү белән кайтты
Ижевскида булып узган "Урожай талантов" Халыкара бәйге-фестивалендә Әлмәтнең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышларга иреште.
Анда Удмуртия, Чувашстан, Татарстан һәм Киров өлкәсеннән килгән иҗат коллективлары катнашты. Әлмәтлеләр "Рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать" номинацияләрендә иҗат эшләрен тәкъдим итте. Жюри Лилия Мортазина, Алия Мәүлиева, Ангелина Филимоноваларның (укытучылары Татьяна Пахомова, Ольга Шабалова) хезмәтен югары бәяләде һәм алар I дәрәҗә лауреат булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа