Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне Нефтьчеләр мәйданында көтәләр

Менә икенче ел инде әлмәтлеләр өчен «Ял көне мәйданчыгы» эшли. Исеменнән күренгәнчә, ял көннәрендә әлмәтлеләр матур көйләр астында ял итә, биюләр карап, шигырь тыңлап хозурлана ала.

Былтыр «Ял көне мәйданчыгы»н үткәрү урыны шарлавыклы буалар янында иде. Быел ул Нефтьчеләр мәйданында үткәрелә.

Узган шимбә көнне әлмәтлеләр өчен әзерләнгән программаның төп өлеше әдәби-музыкаль сәгатьтән торды. Мәйданчыкны мәдәният идарәсе белән Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасы оештырды. Теләгән кеше авторларның автографлары белән китаплар да сатып ала алды.

Һава торышына карамастан, мәйданчыклар алга таба да оештырылыр дигән ышанычта калабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: