Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр язучы Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгын билгеләп үтте

Быел олпат язучыларыбызның берсе булган Рафаил Төхфәтуллинның тууына 90 ел тулды. Әлеге уңайдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә "Бер җылы сүз әйткән идең..." исеме астында кичә узды. Рафаил Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында дөньяга килгән. Газета укучылар арасында бәлки 90 елы гыйнварда ук булды бит инде, кичәсен хәзер генә уздыралар...

Быел олпат язучыларыбызның берсе булган Рафаил Төхфәтуллинның тууына 90 ел тулды. Әлеге уңайдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә "Бер җылы сүз әйткән идең..." исеме астында кичә узды.

Рафаил Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында дөньяга килгән. Газета укучылар арасында бәлки 90 елы гыйнварда ук булды бит инде, кичәсен хәзер генә уздыралар дип уйлаучылар да булыр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ел дәвамында язучының юбилеена багышлап уку йортларында, китапханәләрдә төрле чаралар оештырылды. Әле 26 ноябрьдә генә дә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Рафаил Төхфәтуллин - Әлмәт төбәгендә тирән эз калдырган шәхес. Фронтовик язучы нефтьчеләр башкаласына 1959 елда күченеп килә. Өч дистәдән артык ел дәвамында кара алтын табучылар, төзүчеләр янында яшәү эзсез узмый - иң матур әсәрләр нәкъ менә биредә туа. Кичәдә бу кат-кат ассызыкланды. Район җитәкчелеге язучының хезмәтен лаеклы бәяләп, исемен мәңгеләштерде. Бүген шәһәрнең бер урамы, китапханәсе Рафаил Төхфәтуллин исемен йөртә.

Безнең күңелләребезне үзенең гади кешеләр, хезмәт батырлары, туган якның матурлыгы һәм башкалар турындагы әсәрләре белән яулаган проза остасы арабыздан 1994 елда китә. Мәңгегә хушлашса да, Рафаил Төхфәтуллин һаман да иҗатчыларга көч, дәрт, яңадан-яңа үрләргә ирешүдә этәргеч биреп тора. Төбәгебездә әдәбият, музыка, журналистика, сәхнә өлкәсе фидакарьләренә һәм җәмәгать эше нәшатлыларына ел саен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия бирелә. Әлеге бүләккә ия булучылар мондый мәртәбә күрсәтелүнең эшләренә югары бәя булуын һәм бу дәрәҗәне төшермәс өчен тагын да тырышырга туры килүен әйтәләр. Премия гамәлгә куелганнан алып бүгенгә кадәр 80 нән артык кеше һәм дүрт иҗат коллективы лауреат исемен яулаган. Алар кичәгә дә чакырулы иде. Әлмәт дәүләт драма театры артистлары Луиза Солтанова, Дилбәр Әбүнәгыймова язучының әсәрләреннән өзек укып, шатландырса, җырчыларыбыз Валентина Исламова, Таһира Шәйдуллина, Инсаф Исламов, Зиннур Сафиуллин, Раилә Маннанова, "Яшь күңелләр" ансамбле" дә чыгышлары белән Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиянең иң-иңнәргә генә бирелүен тагын бер кат расладылар.

Язучыны күреп белгән каләм ияләре Әсгат Салах һәм Альберт Хәсәновның хатирәләре шулай ук кызыклы, мәгълүматлы булды. Рафаил Төхфәтуллин турындагы истәлекләр күп икән әле.

Әгәр исән булса, кабатланмас әсәрләре тупланып дөнья күргән 33 китабыннан тыш башкаларының да нәшер ителүенә нык сөенер иде язучы. Улы Рөстәм белән дә нык горурланыр иде. Чөнки әле аның басылмаган кульязмалары байтак кала. Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең кульязмаларын эшкәртеп, безне аның мирасы белән таныштыруын дәвам итә. Кичәдә ул әтисен онытмаулары, иҗатын бәяләүләре өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Реклама

Рөстәм Төхфәтуллин, язучының улы:

- Әтинең гомеренең соңгы еллары бик авыр үтте. 1992 елда энем Азат инвалид булды, бер ел узгач икенче энем Мансурның гомере өзелде. Ата йөрәге боларны бик авыр кичерде. Ул юбилеен бик көтте, чөнки элек, совет елларында язучыларның юбилейларына китап чыгарыла иде. 1993 елда сигнальный данәсен дә алган иде. Әмма китап нәшер ителмичә калды. Әти үләр алдыннан миңа кулын сузып нәрсәдер әйтергә теләде. Әйтәсе сүзе калды. Байтак еллардан соң аның архивын караганда алты ел язылган "Кызыл туры" повесте килеп чыккач кына аның миңа нәрсә әйтергә теләгәнен аңладым. Ниһаять, ул китап дөнья күрде.

Әтинең юбилеена багышлап Казанда, туган ягыбыз Арчада, Яңа Кенәрдә дә бик күп чаралар үтте. Газета-журналларда да аның хакында күп язма, әсәрләре бирелде. "Рухият" нәшрияты тарафыннан узган ел басылган китабы әти истәлегенә зур һәйкәл, могҗиза булды. Казанда Кремльдә "Мәңгелек кеше" күргәзмәсендә Әлмәттән Рафаил Төхфәтуллин һәм Әдип Маликовның аерым стендлары урнаштырылды. Мин боларның һәммәсенә бик шат һәм рәхмәтле. Киләчәктә дә мирасны барлау тукталмас, шәт. Татарстан китап нәшрияты киләсе елга әтинең җыелма әсәрләрен бастыруны планлаштыра. Алар миңа үзләре мөрәҗәгать итте. Бу да безнең өчен могҗиза булды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: