Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр социаль челтәрләрне үз итәме? [ихлас җаваплар]

Бүген бик күпләр тормышларын социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерми. Интернет ятьмәсе бөтен дөньяны чолгап алды. Кемнәрдер моны безнең гасырның төп проблемасы дип атый, икенчеләр, киресенчә, аралашу, хәбәрдар булу өчен менә дигән мәйдан булуын билгели.

Социаль челтәрләрдә төрле буын һәм төрле караштагы кешеләр "дуслаша", элемтәләр булдыра. Алар саны артканнан-арта. Әлмәтлеләр тормышында социаль челтәр нинди урын алып тора соң? Без бүген шуны ачыкларга булдык.

Алсу Нигъмәтҗанова:

- Мин декретта утыручы тугыз айлык сабый әнисе. Әлбәттә, бәхетемнең чиге юк. Көннәр буе бала белән уйнап, аның һәрбер хәрәкәтен күреп соклану - һәрбер әни өчен зур шатлык. Декрет ялы шуның белән истә каладыр, мөгаен. Тик бу чорның бераз моңсу яклары да бар: көне-төне гаилә мәшәкатьләре белән мавыгып, гомумән, дуслар, туганнар белән элемтә югала. Элеккечә сәгатьләп телефоннан "ләчтит" сатып булмый, чөнки бала йоклый. Шул вакытта социаль челтәрлэр декретта утыручы әниләр өчен тышкы дөньяга ниндидер бер тәрәзә ролен уйный. Бигрәк тә минем өчен: 1,5 ел элек без гаиләбез белән Мәскәүгә күчендек. Туганнарыбызга бәләкәчнең фотоларын социаль челтәрләрдән генә җибәреп торабыз. Бу күренешне мин кешелек дошманы димәс идем, кирәгеннән артык мавыгып, вакытны бушка уздырмыйча гына эш итәргә кирәк.

Айдар Хайбриев:
- Интернет миңа бик начар тәэсир итә, күзләргә зыян китерә һәм, гомумән, вакытымны бик күп ала.

 

 

 

Айгөл Галиуллина:

- Бер яктан караганда, Интернеттан күп яңалыкларны белергә мөмкин, эштә сораулар туса, тизрәк Интернетка үреләбез. Дуслар, танышларның тормышын күреп торасын, гомумән, бөтен сорауларга шуннан җавап табам, ләкин икенче яктан ул минем күп вакытымны ала.

Рафаил Мәхмүтшин:

- Безнең тормышта социаль челтәрләрнең роле ике яклы. Башта аларны кешеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен булдырдылар, ләкин, бик күп яңалыклар кебек, алар да үз проблемаларын алып килде. Алар исә халыкта төрлечә чагылыш таба.

Миңа социаль челтәрләр хәбәрләр чыганагы буларак файда китерә һәм минем эшчәнлектәге кешеләр белән танышыу өчен ярдәм итә. Төрле катлам кешеләргә берьюлы мөрәҗәгать итүдә дә аның яхшы ягы бар, ягъни активлар безнең эшчәнлекне якыннан күрә, ә калганнар монитор аша күзәтә.

Гади студент буларак социаль челтәргә күз салсак, "плюс"лары бик күп. Мин үзем дә студент. Беренчедән, ерак араларга карамастан, тиз арада уку пособиеләре белән бүлешә алырга мөмкин.

Кызганычка каршы, күпләр социаль челтәрдән файдаланып, үзләренең кыйммәтен югалта. Шушы глобаль проблема булып тора да инде. Җәмәгатьчелек дигән сүз юкка чыгып бара. Ул бит "социум" дигәнне аңлата, ә социум кешеләрнең аралашуыннан башка "яши" алмый. Шуңа күрә барлык өстенлекләрне дөрес бәяләргә һәм һәр нәрсәне белеп кулланырга киңәш итәр идем.

Ильдар Хасаншин:

- Социаль челтәрләр минем тормышта бернинди роль уйнамый, ләкин яшәүне җиңеләйтә: теләгән җырларны тыңларга, теләгән фильмны карап була. Интернет аша мин төрле рецептлар укып ашарга пешергә бик яратам, әмма аңардан башка да яши алам.

Газинур Шариазданов:

- Социаль челтәрләр минең өчен бик мөһим. Аеруча ВКонтакте белән Инстаграм. Алар аша мин үз төркемемне җәелдерәм, көн саен дистәләгән яңалыклар урнаштырам. Фотограф буларак та миңа алар ошый. Социаль челтәрләр үзең ясаган фотоларны киң җәмәгатьчелеккә ирештерүнең бердәнбер уңайлы юлы дип саныйм.

Гүзәл Юнусова:

- Мин яшь кеше буларак буш вакытымны нәкь социаль челтәрләрдә дусларым, туганнарым, якыннарым белән аралашып үткәрәм. Кемдер аларның тискәре сыйфатын гына күрсә, мин исә уңай якларын да күрәм. Аның иң әһәмиятлесе - ерак араларда яшәүче якыннарың белән даими элемтәдә тору.

 

Равиль Гумеров:

- Яңа танышулар, аралашу, мәгълүмат алу, бизнес - болар барысы да минем өчен социаль челтәрләрдә башкарыла. Шулай итеп мин күпме дуслар, хезмәттәшләр таптым. Үз кумирларымның тормышын күзәтеп барам, аларны да уздырып, матур итеп яшәргә омтылам. Ә бу исә безне үссендерә, куәтли. Дөресен әйтәм, мин социаль челтәрләрдән башка мондый кеше булмаган булыр идем.

 

Алия НИЗАМОВА сораштырды

 

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса