Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр районның 85 еллыгын бәйрәм итте [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәт районының юбилее уңаеннан шәһәрдә зур бәйрәм чаралары узды.

Районның рәсми рәвштә туган көне булып 1930 елның 10 августы санала. Нефтьчеләр мәйданында тарихны, үсешне чагылдырган матур тамаша белән башланып киткән күргәзмә-ярминкәләр соңрак "Нефтьче" Мәдәният сараенда дәвам итте. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразыев, ветераннар, югары бүләк ияләре, авыл хезмәтчәннәре катнашты. Бәйрәмдә фидакарьләр дәүләт бүләкләренә лаек булды. Шулай ук районның туган көнендә - 1930 елның 10 августында дөньяга килгән, быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ямаш авылының мактаулы кешесе - Нина Ларина да бүләкләнде. Ул 10 яшеннән хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән, өч бала тәрбияләп үстергән. Район башлыгы юбилярга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шәһәребезнең үзешчән артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт алкышларга күмелде.

Артур Мәгъсүмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса