Әлмәтлеләр кинәнеп Россия фильмнарын карый алачак
Якын киләчәктә Россия кинотеатрлары экран вакытының 20% тан артыгын Россия фильмнарын күрсәтүгә бирәчәкләр.
Шундый фикергә РФ Мәдәният министрлыгы, "Киноальянс" оешмасы һәм кино фонды килгән.
2016 елда 20% тан артык экран вакыты үзебезнең фильмнарга бүленеп биреләчәк. Бу күркәм гадәтне алдагы елларда да дәвам итәчәкләр. Якын киләчәктә экраннарга «Экипаж» (Николай Лебедев), «Время первых» (Юрий Быков ) һәм «Викинг» (Андрей Кравчук) фильмнары чыгарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа