Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр камаллылар капкасына ике гол кертте

Әлмәт театры артистлары Казан гастрольләре вакытында камаллыларның волейбол уйнарга яратуын истә тотып, туп бүләк иткән икән.

Баксаң, бүләк символик мәгънәгә ия булып чыккан. Камал сәхнәсендә Әлмәт труппасы уйнаган "Сагынуларга ни чара" ("Әрем исе", Илгиз Зәйни) һәм "Авыл эте Акбай" (Туфан Миңнуллин) спектакльләреннән соң тамашачылар сәхнә артына кереп, безнекеләргә "камаллылар капкасына ике туп керттегез бит" дигәннәр.

Академия театры сәхнәсендә дә куелган әлеге ике спектакльне башкала тамашачысы шулай чагыштырган (Олимпиада чорындагы бу "гол" бәяне тагын да күтәрә сыман. Л.М.). "Сагынуларга ни чара" спектаклен карагач, Камал артистлары үзләре дә Әлмәт труппасы гримеркаларын штурмлаган дип сөйлиләр. Камал сәхнәсендәге "Әрем исе" спектаклендә Рузия ролен башкарган Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зариповага әлмәтлеләр уены аеруча ошаган икән.

Камаллыларның "Әрем исе"н караган тамашачылардан безнеке шәбрәк булуы турында алдарак та ишеткән идем. Сәхнәләштерүгә алынган режиссер Айрат Абушахмановның әлеге әсәрне үз итә алмавы моның сәбәбе булгандыр, мөгаен. Спектакльгә тотынган көннәрендә аралашкан берәүгә башкорт режиссеры: "Менә пьесаны яратырга тырышам", - дип "зарланган", имеш. "Имеш" дип сүз куертмастан, Әлмәт театрының Казан гастрольләрен күзәткәннәрне тыңлап карарга булдык.

Илгиз Зәйниев, артист, драматург, режиссер:

- Тамашачы "Сагынуларга ни чара"ны бик әйбәт кабул итте. Дөрес, икесе ике спектакль. Пьеса бер, ләкин спектакльләр төрле. Һәрберсе безгә башка хикәят сөйли. Шуңа аларны чагыштыру урынсыз дип уйлыйм. Икесе дә әйбәт!

Земфира Гыйльметдинова, "Сәхнә" журналы:

- Әлмәтлеләрнең гастроле гаҗәеп яхшы узды. Алып килгән барлык спектакльләре дә шәп иде. Театрга мин "театр в шоколаде" дигән исем куштым - биредә яшьләр дә көчле, урта буын да, өлкәннәр дә. Берсеннән-берсе яхшы артистлар булганда - эшләргә дә эшләргә театрга!

Рүзилә Мөхәммәтова, Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе:

- Әлмәтлеләрнең гастрольләрен беренче чиратта Искәндәр Сакаев спектакльләрен тагын бер кат карар өчен көтеп алдым. Брехтны рәхәтләнеп карадым. Тагын бер кат артистлар уенына һәм режиссерның ювелирдай хезмәтенә сокландым. Миңа "Туй"ның тәрҗемәсе ошый. Безгә университетта укытучыбыз Илдар Низамов өйрәткәнчә: "Әни ничек әйтер икән" принцибыннан чыгып тәрҗемә иткән Фәридә ханым (Фәридә Исмәгыйлева. Л.М.) Брехтны. Шунлыктан бер генә сүзе дә колакны кисми. "Ромео һәм Джульетта"дан аермалы буларак... Монысында инде ясалма тәрҗемә колакны авырттыра. Оста куелган, әмма тупаслатылган спектакль минем өчен түгел. Миңа романтик Ромео белән Джульетта җитмәде. Шулай да Сакаев талантына сокланам, шундый режиссер белән эшләгән Әлмәт театрына рәхмәтләрем чиксез. "Күк капусы ачылса" спектаклен дә карадым. Театрга Фәрит Мөхәммәтшин һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килгән көн иде ул. Өлкән яшьтәгеләр өчен махсус "мөгезләндерелмичә" куелган җыйнак кына спектакль.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250