Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Кама арты чувашларының V ачык фестивалендә катнашты

Лениногорск районының Яңа Сережкино авылында узган Кама арты чувашларының V ачык республика фестивалендә Әлмәт районыннан "Палан" фольклор ансамбле (җитәкчесе Ирина Ситриванова) һәм Яңа Суркин авылы клубы гармунчысы Павел Прошин да катнашты.

Фестивальдә татарстанлылар һәм аның якын-тирә районнары коллективларыннан тыш Чабаксардан да халык җыр һәм бию ансамбле катнашты. Бәйрәм искиткеч яхшы узды. Гармун тавышлары иртәдән кичкә кадәр тынмады. Әлмәтлеләр фестивальдән диплом белән кайтты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса