Реклама
Әлмәтнең иҗади делегациясе Халык иҗаты йорты булдырылуга 75 ел тулуга багышланган юбилей кичәсендә булып кайтты.
Бәйрәм 5 май көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.
Чара халык иҗаты, фольклор, хезмәткәрләр турындагы хатирәләр, иҗади коллективлар чыгышы белән үрелеп барды. Кичәдә "Нефтьче" Мәдәният сараеның "Гармония" халык вокаль ансамбле дә (җитәкчесе РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Галина Бибанина) чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа