Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр бәйгедә катнашып 5000 сум ота ала

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркы "Яркий миг в парке!" дигән бәйге игълан итә.

Әлеге бәйге ел да уздырылып килә. Быелгысы исә Парк һәм скверлар елына һәм паркның 57 еллыгына багышлана.

Теләге булган һәркем парк белән бәйле фотосурәтләрен җибәрә ала. Аның өчен анкета тутырырга, фотоларны электрон вариантта JPG форматында Әлмәт шәһәре, Радищев урамы, 22 нче йорт адресы буенча яки оргкомитетка pkio_almet@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бер кешедән 3 тән артык фото кабул ителми. Һәр фотога авторның исем-фамилиясен, яшен, укыган урынын, телефон һәм адресын, фотосурәт исемен, төшкән вакыт һәм урынын язарга кирәк. Жюри фотоларның үзенчәлегенә, сыйфатына һәм эчтәлегенә игътибар итәчәк.

26 июль көнне сәгать 4тә конкурста җиңеп чыгучыларны парк сәхнәсендә бүләкләү була. Белешмәләр өчен телефон: 45-26-97

Беренче урынга 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Икенче һәм өченче урыннарга 3000 һәм 2000 сум акча каралган. Калган катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Вакыт бар әле: әйдәгез, тиз арада паркта төшкән фотосурәтләрне юллыйк!

Анкета форматы:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса