Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр 4 июльдә Азнакайга барачак

Азнакайның Чатыр тавында 4 июль көнне фольклор фестивале үткәрелә.

Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнары, Башкортстан, Чувашия республикалары, Самара өлкәсе, Төркия, Кырымнан фольклор коллективлары катнашачак. Бәйрәмгә Казаннан "Сорнай" фольклор ансамбле дә киләчәк.

«Чатыр тауда җыен» дип аталган әлеге чара 10.00 сәгатьтә "Чатыр тау җиле" исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китә. Аннан 16.00 сәгатьтә Р. Ишкәев исемендәге ял паркында Гала-концертта фольклор коллективлар чыгыш ясаячак. Биредә шулай ук татар халкының көнкүрешен чагылдырган ишегалды, кул эшләре күргәзмәләре белән танышырга, милли ашлардан авыз итәргә, истәлеккә Азнакай сувенирларын сатып алырга мөмкин булачак.

Фольклор фестиваленә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса