Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтле Тимур Мусин “Голос”тан төшеп калды

"Голос. Дети" проектының бүгенге чыгарылышында Әлмәттән Тимур Мусин чыгыш ясады.

Тимурның француз телендә башкарган җыры беренче минуттан ук Биланны әсир итте. "Ох, хорош!" дип бәяләде ул. Наставникларның өчесе дә исләре китеп тыңласалар да, берсе дә Тимурга борылмады. Соңыннан алар бу гамәлләре өчен борчылды. Фадеев та, Пелагея белән Билан да Тимурның тавышы искиткеч матур булуын әйтте һәм аның яраткан җырларының берсен башкаруын сорады. Якташыбыз лаеклы чыгыш ясады. Нагиев та Тимурга мактау сүзләре яудырды. Мусиннар исә Нагиевка күчтәнәч итеп Татарстан чәк-чәге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса