Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә Яңа ел әкияте килә

Татарстанның 16 шәһәрендә 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр күчмә урам театры гастрольләре узачак. 10 көн эчендә театр труппасы тарафыннан 24 әкияти тамаша күрсәтеләчәк.

 Тамашачылар хозурына  «Кар бабай»  Яңа ел спектакль тәкъдим ителәчәк.

2 гыйнварда, урам театры Әлмәткә киләчәк, Артистлар  15: 00 сәгатьтә – «Каракуз» скверында, 17:00 сәгатьтә – «Саулык» паркында һәм 19:00 сәгатьтә - «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда чыгыш ясаячак.

Быел проектта Казан театр училищесы студентлары да  катнаша. Алар урам сәнгате, клоунада, пантомима һәм пластикага серләренә  Мәскәүнең «Высокие братья» театры актерларыннан һәм режиссерларыннан өйрәнде. «Шәһәрдә әкиятләр» проекты республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса