Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә сандугачлар җыелды

Әлмәткә республиканың көньяк-көнчыгышы төбәгенең иҗатка, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк балалары җыелды. "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты куелган "Нефтьче" Мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын юк иде.

Яшь талантларны карарга балалары чыгыш ясамаган башкалар да күпләп килгән. Чынлап та, сокланырлык, аларны туплаучыларга, зур сәхнәгә чыгаручыларга рәхмәтләр укырлык. Һәрхәлдә, кем белән генә сөйләшсәң, фикерләрне тыңласаң да, һәммәсе бер авыздан әнә шушы сүзләрне әйтте. "Татнефть" ААҖне бу яктан да тикмәгә генә үрнәк итеп китермиләр. Компания җитәкчелеге балаларның сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирә, моның өчен акча да, вакыт та жәлләми.

"Татнефть"нең "Рухият" рухи яңарыш фонды гамәлгә куйган "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале быел унсигезенче тапкыр оештырылды. Татарстанның 18 районыннан булган сәләтле малайлар һәм кызлар гыйнвар-март айларында башта компаниянең структур бүлекчәләренең ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында, музыка көллиятендә һәм башка урыннарда иҗади осталыкта көч сынашты. Жюрига иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмагандыр.

Концерт караганда бу уй бертуктаусыз башта бөтерелде. Республикада киләчәктә дә көчле, атказанган иҗат әһелләре булачагына шик юк. Сәхнә түренә чыккан һәрбер бала хакында аерым язарга, аны озаклап мактарга була. Кемдер күңел кылларын тибрәтерлек итеп җырлый, икенчеләре өздереп бии, оста итеп уен коралларында уйный, шигырь, әкият сөйли... Афәрин! "Рухият" фонды әлеге фестиваль белән аларның сәләтләрен тагын да үстерергә ярдәм итә. Белгәнебезчә, фестиваль лауреатлары булган балалар арасыннан артист булып җитешкән, мәдәният-сәнгать дөньясында үзен танытканнар да шактый. 18 ел дәвамында фестивальдә 50 меңнән артык бала катнашкан.

Бу "Рухият" шуның кадәр үсмергә канат куйган, буш вакытларын файдалы итеп уздыруга җәлеп иткән, яңа дуслар белән очраштырган дигән сүз дә.

- "Сандугач сайрар илем" - "Рухият" фонды эшчәнлегенең төп проекты. Фестиваль балаларны рухи яктан тагын да баета, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында компания генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тә. - Фестивальдә катнашырга әзерләнү зур хезмәт сорый. Педагоглар да, оештыручылар да, балалар үзләре дә нык тырыша. Искиткеч чыгышлар, күз явын алырлык сәхнә киемнәре - сокланмыйча мөмкин түгел. Һәммәгезгә дә зур рәхмәт!

Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган. Әдәбият елы уңаеннан яңа номинация дә булдырылган. "Әдәби иҗат" бәйгесендә 250 ләп бала катнашкан. Җиңүчеләр ике төркемгә - татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләргә аерым-аерым бүленеп билгеләнгән. Рөстәм Мөхәммәдиев бу мәртәбәле бәйгедә лауреат исеменә лаек булган Әлмәтнең 21 нче мәктәбеннән Рената Кузьминаны, Новоникольскидан Ирина Сапрыгинаны, Актүбәнең 1 нче мәктәбеннән Илүзә Мәрданшинаны, Бөгелмәнең 2 нче лицееннан Илнара Асылованы, Мөслимнән Динар Гыйздәтовны һәм Норлаттан Илья Кузнецовны тәбрик итеп, аларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук яшь сандугачларны җылы каршылап, номинацияләр буенча бәйге уздыру өчен шартлар тудырган предприятие-оешмалар, югары нәтиҗәгә ирешкән балалар яшәгән муниципаль районнар да "Рухият"ның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Лауреатлар арасында Әлмәт төбәге балаларының да шактый булуы сөендерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова "Сандугач сайрар илем"нең әһәмиятен искәртеп, нефтьчеләргә әлмәтлеләр исеменнән тагын бер кат рәхмәтен җиткерде.

Әлбәттә, талантны вакытында күрә белергә һәм аны үстерү мөмкинлеген табарга да кирәк. Монысы иң әүвәл әти-әниләрдән тора. "Рухият" рухи яңарыш фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова да моны күздә тотып, балаларын зур концерт бирү дәрәҗәсенә җиткергән әти-әниләргә җылы сүзләрен ирештерде.

Балачак, җыр-моң бәйрәме үз эченә тамашачыларны да бөтереп алды. Тәнәфестә төрле уеннарда катнашырга теләүчеләр күп булды. "Рухият" сандугачлары күтәренке кәеф, залда утырган балаларның күңеленә иҗат орлыгы, фестивальдә катнашырлык дәрәҗәдә үз өстеңдә эшләү теләге бүләк итте. Ә яшь артистлар киләчәккә яңа планнар белән кайтып китте. Әле аларның башкалабызга барасы бар - мәгълүм булганча, фестивальнең йомгаклау концертын казанлылар да көтеп ала. Ул быел 20 апрельдә узачак.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса