Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә Азнакайдан “Гөргери кияүләре” килә

19 гыйнвар көнне драмтеатр бинасында Азнакай халык театры мәшһүр драматург Туфан Миңнуллинның 2 пәрдәлек "Гөргери кияүләре" музыкаль комедиясен сәхнәгә куя.

Азнакай халык театры нефть төбәгендә генә түгел, бөтен республика күләмендә иң мәртәбәле коллектив. 2012 елда ХII "Идел-йорт" театр фестивалендә ул Кәрим Тинчуринның "Казан сөлгесе" комедиясен сәхнәгә күтәреп, гран-при яулаган иде. Татарстан хөкүмәтенең бүләге - микроавтобуска лаек булдылар. Үткән бәйгенең җиңүчесе буларак, былтыр азнакайлыларга чираттагы ХIII фестивальне ачып җибәрү хокукы бирелде. Театрның Әлмәт тамашачысына тәкъдим итә торган эше - "Гөргери кияүләре" менә шул олы бәйрәмне ачып җибәргән спектакль.

Азнакай халык театрының зур тарихы бар, ул драмтүгәрәк буларак 1941 елда оеша. 1951 елдан аңа Әлмәт театрында эшләгән артист Касыйм Еникеев җитәкчелек итә башлый. Театр тиз арада киң танылу ала, аңа дистәләрчә сәхнә сөючеләр тартыла. Классик әсәрләрне дә, татар-башкорт драматургиясенең яңа затлы әсәрләрен дә бердәй осталык белән куйган коллективка 1965 елда Татарстанда беренчеләрдән буларак "Халык театр коллективы" дигән исем бирелә, ә аның җитәкчесе Касыйм Еникеев "РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исем ала.

Хәзер Азнакай халык театрына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов җитәкчелек итә. Коллективның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яулаган күпсанлы дипломнары аның мактаулы үткән юлының якты маяклары булып тора.

Халкыбызның яраткан артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Луиза Солтанова кебек сәхнә осталарын үстергән Азнакай җире талантларга бай. Керәшен тормышыннан алып иҗат ителгән әлеге тамашаны карасагыз, нефть предприятиеләрендә, башка тармакларда хезмәт куючыларның сәхнәдә дә профессионалларча оста уйнавын күрерсез, рәхәтләнеп күңел ачарсыз, арганчы көләрсез.

Оныта күрмәгез, азнакайлылар сезне 19 гыйнварда, якшәмбе көнне драмтеатрга чакыра. Тамаша 18.00 сәгатьтә башлана.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250