Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә 307 Универсиада костюмы кайтачак

Башкалабыздан кала Татарстанның җиде шәһәренә Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарында артистларыбыз чыгыш ясаган костюмнар таратылачак.

Реквизитларны иң элек Казанда гына калдырырга исәпләгәннәр иде, әмма шулкадәр күп күләмдәге костюмнарга ия булырга бер генә мәдәният учагы да теләк белдермәгән. Шулай итеп, муниципалитетлар зур вакыйганың бер өлешен үзләрендә саклаячак. Ә менә декорацияләрдән шәһәрләр дә баш тарткан: аларны алып кайту да кыйммәткә чыга, саклау да мәшәкатьләр тудыра.

Озакламый 2 меңнән артык искиткеч күлмәкләр, башлыклар һәм аяк киемнәре мәдәният идарәләренә бүләк ителәчәк. 547 костюм Казанда калса, Яр Чаллы һәм Әлмәткә 307 шәр костюм туры киләчәк. Яшел Үзән, Саба, Буа, Чистай һәм Минзәлә районнары 200 әр киемле булачак. Мәдәният идарәләренә тантана-бәйрәмнәр барышында кыйммәтле мирастан куллану хокукы да бирелә, шулай ук алардан күрше-тирә районнар да үз мәнфәгатьләрендә файдалана алачак.

Универсиада дирекциясе хәбәр итүенчә, 6 һәм 17 июльдә узган тантаналар өчен барлыгы 30 дан артык эре һәм 2000 нән артык вак декорация әзерләнгән, кулдан 2300 костюм, 300 комплект реквизит тегелгән. Казан мэры Илсур Метшин Универсиаданың соңгы көннәрендә узган матбугат конференциясендә Уеннарны ачу һәм ябу барышында кулланылган инвентарьның башкаладагы мәдәният учреждениеләрендә калачагын искәрткән иде. Әмма Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, "сәхнә" мирасы бөтен республикага хезмәт итәчәк. Казанда бары тик Халыклар дуслыгы йорты, "Бәхетле балачак" хореография ансамбле һәм "Мизгел"-"Мгновение" бию театры гына ахырдан костюмнарны алырга теләүләрен әйткән.

Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина бәян иткәнчә, алар костюмнарны әлегә тантаналар барышында гына күргән.

- Шәһәребездә алар махсус бер бинада сакланачак, ә башка торак пунктларга расписка белән генә бирү планлаштырыла. Костюмнар арасында барабанчылар, "ел фасыллары" киемнәре, кечкенә балаларның төрледән-төрле бизәлештәге киемнәре бар, - дип бүлеште безнең белән идарә начальнигы.

Хәзерге вакытта башкарма комитетта Универсиада мирасын кайда, кем тарафыннан сакланачагы турында сөйләшүләр алып барыла.

rt.rbc.ru материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250