Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә 100 ел элек ясалган келәм кайтты

Әлеге уникаль бүләкне Мурманскидан алып килгәннәр.

Шушы көннәрдә Миңлебай авылындагы Фатих Кәрими мемориаль музеенда зур кунаклар булып киткән.

Музей турында интернет аша белеп, Фатих Кәриминең оныгы Валентина Макарова үзенең балалары белән бабасы туган якларына сәфәр кылырга уйлаган.

- Безгә 77 яшьлек ханымның килүен күргәч шаклар каттык. Фатих

Кәрими Сәйдә исемле хатынга өйләнгән була. Аларның ике уллары туа - Фәрит һәм Ибраһим. Әмма моңарчы алар, Фатих Кәриминең шәхси тормышы турында бер мәгълүмат та юк иде. Валентина ханым - Фәритнең кызы булып чыга. Ул безгә 100 ел элек ясалган келәм, шикәр савытлары, 1902 елларда төшкән оригиналь гаилә фотосурәтләрен калдырып китте. Музей өчен бу бик зур табыш булды, - дип, музей мөдире Альбина Камалетдинова сөенечен уртаклашты.

Шушы көннәрдә бөек мәгърифәтченең 145 еллыгын уздырган мәлдә бу иң зур сөенче булган. Әлеге фотосурәтләрне һәм Кәримиләрнең шәхси әйберләрен музей киштәләренә якын арада урнаштырырга да уйлап торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса