«Әлмәтем» халык бию ансамбле халыкара Гран-при яулап кайтты
Ансамбльнең хәзерлек төркеме шушы көннәрдә Мәскәүдән җиңү яулап кайтты.
Бәйрәм көннәрендә биючеләребез 43 нче халыкара конкурс-фестивалендә нефтьчеләр башкаласы һәм тулаем Татарстан данын яклап чыгыш ясады. Ике номинациядә дә - «Единство России» һәм «Богатство России» номинацияләрендә Фәридә Кикар коллективы лаеклы чыгыш ясап, Гран-при яулады. Моннан тыш, урта төркем «Фольклорный танец» номинациясендә, ә кече төркем «Детский татарский танец» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа