Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт яшьләре театрга йөриме? [ихлас җаваплар]

Күптән түгел Әлмәт театры яңа 71 нче сезонын ачты. Һәрвакыттагыча, тантана аншлаг белән узды. Безнең театр коллективы үзенең осталыгы белән нефть башкаласын гына түгел, чит төбәкләрне дә яулый белүен күптән раслады. Бу хакта иҗат коллективының күпсанлы бүләкләре дә сөйли. Театрны әлмәтлеләр бик ярата, премьералар тулы заллар белән уза. Кагыйдә буларак,...

Күптән түгел Әлмәт театры яңа 71 нче сезонын ачты. Һәрвакыттагыча, тантана аншлаг белән узды. Безнең театр коллективы үзенең осталыгы белән нефть башкаласын гына түгел, чит төбәкләрне дә яулый белүен күптән раслады. Бу хакта иҗат коллективының күпсанлы бүләкләре дә сөйли.

Театрны әлмәтлеләр бик ярата, премьералар тулы заллар белән уза. Кагыйдә буларак, өлкән буын татар моңына, татар рухына сусап спектакльләргә еш йөри. Ә менә яшьләр арасында театр ни дәрәҗәдә популяр? Без бүген шуны ачыкларга булдык.

Гүзәл Рәхимуллина:

- Театрны бик яратам һәм еш йөрим, һәрдаим кулдан килгәнчә һәрберсен калдырмыйча карап барырга тырышам. Спектакльләрдә уйнаучыларга, аларны сәхнәгә куючыларга, осталыкларына, тәвәккәллекләренә чиксез сокланам. Чөнки һәр актер үз ролен йөрәк аша үткәреп, халыкка аңлаешлы итеп җиткерә белү сәләтенә ия, бу бик әһәмиятле. Театрда хис-тойгылар көчле. Шуның белән кадерле дә ул. Өйрәнергә, уйланырга, сабак алырга мөмкинлек бирү ягыннан һәр спектакль, һәр образ тамашачыга да, артистның үзенә дә дәрес кебек. Театр сөючеләребез күбрәк булсын иде, шул вакытта гына безнең татар халкыбыз яшәячәк, гореф-гадәтләребез сакланачак, мәдәниятебез үсеш алачак.

Салават Газимов:

- Мин театрны яратам, еш йөрергә тырышам. Комедияләр дә, драма жанры да ошый, артистларның оста уйнаганын hәм моңлы җырлауларын ошатам.

 

 

 

 

 

 

Раилә Нуртдинова:

- Җай чыккан саен үзебезнең Әлмәт драма театрына барырга тырышам. Миңа андагы атмосфера бик ошый. Матур киемнәрдәге, елмаючан, ачык йөзле театр хезмәткәрләре, тамашачыларны ниндидер сихри дөньяга алып китә алучы, талантлы артистларга гел таң калам. Мелодрама әсәрләрен карарга яратам. Кайбер диалог, репликалардан каз тәннәре йөгерә, күңелем дә тулып киткән чаклар була. Бу минем өчен бик мөһим халәт, театрдан дәртләнеп, күңелем чистарып кайтам.

 

 

 

Алмаз Әшрәпов:

- Театрны бик яратам. Артистларның уйнавына иң югары бәя куям. Дуслар, театрга йөрегез! Анда бик кызык!

 

 

 

Айзилә Асылгәрәева:

- Сәнгатькә мин кечкенәдән гашыйк. Әнием гел искә ала: бәләкәй чакта әби булып киенеп, якыннарымны көлдерә торган булганмын, 7 яшемдә инде актриса булырга хыялландым. Үсә төшкәч, минем теләгем көннән-көн үсте генә. Дусларым ял көннәрен мультфильмнар карап уздырганда мин "Яңа гасыр" каналыннан спектакльләр карый идем. "Театрны яратасыңмы?" дигән сорауга минем җавап бер: «Әлбәттә!» Яраткан шөгылемне ташларга җыенмыйм, айга бер булса да театрга барып рухи азык алып кайтам.

Алия НИЗАМОВА сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса