Әлмәт яшьләре Казаннан үзләрен танытып кайтты
Башкалабызда узган җомга көнне "Киләчәк биредән башлана" балалар иҗаты Халыкара бәйгесе үтте. Анда калабызның 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары да катнашты.
Нәтиҗәләр куанычлы - Язилә Таҗиева һәм Амалия Миннебаевалар чыгышындагы скрипкачылар дуэты II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Фортепиано буенча Дана Рәфыйкова III, Гөлназ Ихсанова II дәрәҗә дипломант булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа